+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
7 август 2025, 08:15

Квадроциклда әйләнеп капланганнар...

Ике баланы дәваханәгә озатканнар.

Квадроциклда әйләнеп капланганнар...Квадроциклда әйләнеп капланганнар...
Квадроциклда әйләнеп капланганнар...

6 август кичендә Система-112 ашыгыч чакырулар үзәгенә Иглин авылында ике бала утырган квадроциклның әйләнеп каплануы турында хәбәр килгән. Ике малай (2009 һәм 2012 елгылар) зыян күргән. Балаларны дәваханәгә озатканнар.

Ел башыннан Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының Система-112 чакыруларны эшкәртү үзәгенә квадроциклда аварияләр белән бәйле 155тән артык мөрәҗәгать килгән.

“Квадроцикл – хәрәкәт итү чарасы, ул шулай ук зур куркыныч тудыра. Юл-транспорт һәлакәте җитди җәрәхәтләргә китерергә мөмкин.

Квадроцикл белән идарә итү 16 яшьтән генә рөхсәт ителә! Балаларыгызны саклагыз!

Гадәттән тыш хәл очрагында 112 номерына шалтыратыгыз. Юлларда сак булыгыз!” – дип кисәтә ведомство белгечләре.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас