+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
7 Августа 2025, 04:15

Тирәнгә йөзеп кергән...

13 яшьлек кызның гәүдәсен водолазлар эзли.

Тирәнгә йөзеп кергән...Тирәнгә йөзеп кергән...
Тирәнгә йөзеп кергән...

Уфада Мелькомбинат районында Агыйдел елгасында 13 яшьлек кыз батып үлгән. Фаҗигале хәл кичә, 6 август кичендә булган.

Уфаның Гражданнарны яклау идарәсе мәгълүматы буенча, кыз дуслары белән рөхсәт ителмәгән урында су коенган. Үсмер тирәнгә йөзеп кергән һәм су астына киткән.

Баланың гәүдәсен водолазлар эзли.

Коткаручылар җиһазландырылмаган пляжларда су коену куркынычы турында искәртә. “Су коену тыелган! " дигән табличкалар куелган елга-күлләрдә аеруча куркыныч. Аларны игътибарсыз калдырмагыз! Балаларның үзләрен генә су буена җибәрмәгез, өлкәннәрдән башка су коену куркынычы турында аңлатыгыз.

 

Фото: УГЗ по Уфе

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас