+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
7 август 2025, 05:15

Унберенче балалары туган!

Абдуллиннарның тату гаиләсендә дүрт ул һәм җиде кыз үсә.

Унберенче балалары туган!Унберенче балалары туган!
Унберенче балалары туган!

Куергазы районының Ермолаево авылында яшәүче күпбалалы Абдуллиннарның тагын бер кызлары туган. Хәзер Фаягөл белән Илгиз гаиләсендә дүрт ул һәм җиде кыз үсә.

Күптән түгел Фаягөл Фаил кызы «Герой-Ана» дигән мактаулы исемгә лаек булды һәм Башкортстанда бу бүләкне алган сигезенче күпбалалы әни булды.

Билгеле булганча, өлкән балалар инде үсеп җиткән һәм үзаллы тормышка аяк басканнар, ә җидесе әлегә ата-ана йортында үсүен дәвам итә. Балалар уңышлы укый, түгәрәкләргә һәм спорт секцияләренә йөри, конкурсларда һәм ярышларда җиңү яулый. Әти-әниләре аларны сәламәт яшәү рәвешенә, спортка өйрәтә, җаваплылык, максатчанлык һәм яхшылык тәрбияли. Бу тырыш гаилә шулай ук авылның иҗтимагый тормышында да актив катнаша.

Сабыйның бәхетле булып, тигез канат астында үсүен телибез!

 

Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтыннан.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас