

“Не рули, алай!” социаль кампаниясе кысаларында автоинспекторлар Нагаево авылында «Джайгер 200» квадроциклы руле артына утырган үсмерне туктатканнар.
Уфа дәүләт автонспекциясендә хәбәр итүләренчә, документларны тикшергәндә руль артында машина йөртү таныклыгы булмаган 14 яшьлек укучы булуы ачыкланган. Балигъ булмаган баланың әтисен чакырганнар, яшь водительне транспорт чарасы белән идарә итүдән читләштергәннәр.
Малайның әти-әнисенә тәрбия буенча бурычларын үтәмәгән өчен административ штраф яный. Квадроцикл кебек куркыныч транспортта йөрү балалар өчен куркыныч тудыра, дип кисәтә автоинспекторлар.
Фото: Уфа буенча ДАИ