

Кичә, 8 августта, Октябрьский шәһәрендә бәхетсезлек очрагы булган. Ике яшьлек бала бишеншче каттагы тәрәзәдән егылып төшкән. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Авыр җәрәхәтләр алган сабыйны Октябрьский шәһәренең 1нче дәваханәсенә китергәннәр.
Гадәттән тыш хәл буенча дәүләт комитеты белгеләре әти-әниләрне искәртә:
Тәрәзәләргә чикләгечләр куегыз.
Балаларны ачык тәрәзәләр һәм балконнар янында караучысыз калдырмагыз.
Мебель тәрәзә төбенә якын тормасын. Бу тәрәзә төбенә менү куркынычын булдырмый калачак.
Балаларыгызны саклагыз! Аларның иминлеге – сезнең кулларда.
Автор фотосы.