+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
9 Августа 2025, 12:35

Өч метр тирәнлеккә төшеп киткән

Баз өстен ачык калдырсаң, бәла чыгасын көт тә тор. 

Өч метр тирәнлеккә төшеп киткәнӨч метр тирәнлеккә төшеп киткән
Өч метр тирәнлеккә төшеп киткән

8 август кичендә Белорет районының Тирлән авылындагы базга эт төшеп киткән.

Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, махсус альпинистик җиһазлар кулланып, коткару операциясен уздырганнар.

Этне өч метр тирәнлектән уңышлы чыгарганнар. Бәхеткә, ул җәрәхәтләнмәгән һәм хуҗа хатынга тапшырылган.

Базларыгызны ачык калдырмагыз, анда йорт хайваннары гына түгел, кечкенә балалар да төшеп китәргә, имгәнергә мөмкин. Сак булыгыз, хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәгез. 

 

Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас