

Бүген Магнитогорск-Аэропорт трассасында иртәнге сәгать 8ләр тирәсендә юлның 5нче километрында «Мазда 3» һәм «Лада Приора» бәрелешкән.
Юл һәлакәтендә дүрт кеше һәлак булган: «Мазда» автомобиле йөртүчесе һәм аның ике пассажиры, шулай ук «Лада» пассажиры.
Дәваханәгә «Лада» йөртүчесе һәм аның өч баласы — 2 һәм 12 яшьлек кызлары, шулай ук 9 яшьлек улы китерелгән. Барысы да тән җәрәхәтләре алган.
Балаларны үлемнән балалар креслолары саклап калган.
Авария урынында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, тикшерү-оператив төркем, Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы криминалистлары экспертлары эшли. Авариянең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.
Фото:пресс-служба ГАИ по РБ