

Башкортстанда яшәүче хатын үз баласына 2,5 миллион сум алимент бурычлы. Хатынны суд приставлары эзли. Ул Мәскәүдә качып ята дип фаразлана.
Суд приставлары хезмәтендә Стәрлетамакта туган 35 яшьлек Лилия Уразаеваның балигъ булмаган баласын карамавын һәм аңа 2,5 миллион сум алимент бурычы булуын хәбәр иттеләр. Вөҗдансыз ана эзләүгә игълан ителгән.
Аның кайда булуы турында белгән һәркемгә 8 (347) 273-56-40 телефоны буенча Русия Суд приставлары федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе дежур частена хәбәр итүләрен сорыйлар.
Фото: Суд приставлары федераль хезмәте Башкортстан буенча идарәсе матбугат хезмәте