+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
9 август 2025, 11:20

Малайлар гаилә җылысы тойсын!

Бу балаларга әти-әни табарга ярдәм итегез.

Малайлар гаилә җылысы тойсын!Малайлар гаилә җылысы тойсын!
Малайлар гаилә җылысы тойсын!

Уфада үз гаиләләре белән яшәргә теләүче абыйлы-энеле бертуганнар өчен әти-әни эзлиләр. Ятимнәр анкетасын Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы бастырып чыгарды.

Германга 5 яшь. Ул бик сизгер һәм гаҗәеп юмарт малай. Башка балалар белән уйнарга, ярышларда катнашырга, җырлар җырларга һәм шигырьләр сөйләргә ярата. Герман алфавитны белә, 50 гә кадәр саный һәм кечкенәдән үк эшләрне үзе башкарырга ярата: үзе душта юына, бүлмәсен тәртиптә тота. Аның күңелендә чын иҗат һәм игелек яши.

Сашага 8 яшь. Ул аралашучан, ярдәмчел һәм үз яше өчен бик акыллы бала. Саша лего, футбол уйнарга һәм велосипедта йөрергә ярата. Мәктәптә ул бик яхшы укый: математика һәм физкультураны бигрәк тә ярата, “дүртле” һәм “бишле”ләр ала. Өстәвенә, Саша — чын хуҗа: үзе җыештыра, үзенә ризык әзерли — йомырка кыздыра, коймак пешерә һәм кайнар бутербродлар ясый ала. Акыллы, җыйнак, эчке үзәге булган малай үз тормышының яңа этабына әзер.

Малайлар үзләренең җылы өйләре турында, аларны көтеп алган, яраткан, кирәк чакта кочаклап юатачак әти-әни турында хыяллана.

Бу юлларны укыганда йөрәгегез сулкылдап куйса, берүк читтә калмагыз. Бәлки, нәкъ менә сез аларның тормышын үзгәртәчәк кешеләр булырсыз!

Дуслар, сез дә бу бертуганнарга гаилә табарга ярдәм итә аласыз. Моның өчен бары тик “ВКонтакте”дагы үз битегезгә репост ясарга гына кирәк.

Балаларның әти-әни канаты астында, гаилә җылысы тоеп үсүләрен телик!

Бертуганнарны, Русия законнарына ярашлы, аерырга ярамый.
Тулырак мәгълүматны (347) 218 03 62 номеры буенча алырга мөмкин.

Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны яклау министрлыгы сайтыннан.

 

 

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас