+22 °С
Дождь
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
10 Августа 2025, 03:00

Комлыкта куркыныч сагалый

Табиб-педиатр әти-әниләргә сак булырга киңәш итә.

Комлыкта куркыныч сагалыйКомлыкта куркыныч сагалый
Комлыкта куркыныч сагалый

Комлыкта уйнаганда балалар инфекция йоктырырга мөмкин. Бу хакта Русия балалар клиник дәваханәсенең кабул итү бүлеге мөдире, табиб-педиатр Надежда Попова “Газета.Ru" бамасына сөйләгән.

Комлыкта уйнау баланың моторикасына уңай йогынты ясый, әмма шул ук вакытта кайбер куркынычлар да яный.

"Төп зыян паразитар һәм йогышлы авырулар йоктыру куркынычы белән бәйле. Комда гельминт йомыркасы булырга мөмкин, шулай ук эчәк инфекцияләрен китереп чыгаручы бактерияләр. Хайваннар, кошлар аеруча куркыныч тудыра – аларның тизәге токсоплазмоз, лямблий һәм хәтта орнитоз чыганагы булырга мөмкин”, – ди эксперт.

Яшь ярымга кадәрге кечкенә балаларга комлыкта уйнамау яхшырак, чөнки алар еш кына барысын да авызларына каба, һәм ком да искәрмә түгел. Өч яшьтән соң балалар нәрсә ярый һәм нәрсә ярамавын аңлый башлый, әмма өлкәннәрнең күзәтүе барыбер кирәк.

"Балага уйнарга рөхсәт иткәнче, комлыкны карап чыгарга кирәк: анда чүп-чар, пыяла кисәкләре, хайван яисә кош эзләре булмаска тиеш. Комның сыйфатына да карагыз – ул артык тузанлы һәм эре катнашмалар рәвешендә булырга тиеш түгел", — дип ачыклык кертә Попова.

Комлыкта уйнаганнан соң, баланың кулларын сабын белән яхшылап юарга, ә иң яхшысы — үзен тулысынча юындырып алырга. Әгәр бала косса, тәнен тимгелләр басса яисә температурасы күтәрелсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

"Комлык – ул балалар өчен мавыктыргыч уен урыны гына түгел, ә ата-аналарның җаваплылык зонасы да. Гади гигиена кагыйдәләрен үтәү һәм саклык чараларын күрү уеннарны хәвефсез итәчәк", – дип нәтиҗә ясаган табиб.

 

Фото: Global Look Press/Maksim Konstantinov

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас