

Уфа янындагы "Виктория" бакчачылык ширкәтендә ике бала урманга миллеккә киткән һәм югалган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Балаларны 2 сәгать эзләгәннәр. Бәхеткә, алар үзләре юлны табып, урманнан килеп чыкканнар.
Урманга барыр алдыннан:
кая баруыгызны хәбәр итегез, хәтта кыска сәфәр булса да;
телефоныгызда тулы зарядка булсын;
ачык, чагу төстәге киемнәр киегез, болай сезне ерактан ук күрү җиңелрәк;
кесәдә сыбызгы булсын, ул кычкыруга караганда да ераграк ишетелә;
адашуыгызны аңласагыз, шул урында калыгыз.
Урман бик матур, ләкин хәвефсез урын түгел. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте