+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
11 август 2025, 11:27

Балалар бакчасында кандала тапканнармы?

"Роспотребнадзор" идарәсе, ата-аналар шикаятеннән соң, мәгариф оешмасын тикшергән.

Балалар бакчасында кандала тапканнармы?Балалар бакчасында кандала тапканнармы?
Балалар бакчасында кандала тапканнармы?

Башкортстан буенча “Роспотребнадзор” идарәсе Уфаның 284нче балалар бакчасында кандала булу-булмавын тикшергән. Күзәтчелек ведомствосы ата-аналардан мәктәпкәчә мәгариф оешмасының санитариянең торышы турында берничә мөрәҗәгать алган. “Роспотребнадзор” идарәсе белгечләре әлеге мәгълүматларны тикшергән. Балалар учреждениесе территорияләрендә, биналарда һәм бүлмәләрдә паразитлар, аерым алганда кандала булу-булмауга җентекле тикшерү оештырылган.

"Балалар бакчасы, махсус оешманы җәлеп итеп, барлык куркыныч зоналарны ике тапкыр эшкәртте: беренче эшкәртү 15е, икенчесе 18 июльдә булды. Нәтиҗәләрне бәяләү өчен өч көннән соң, 21 июльдә, территория яңадан тикшерелде. Нәтиҗәләр паразит бөҗәкләрнең, кандалаларны да кертеп, бөтенләй булмавын күрсәтте", - дип белдерделәр ведомствода.

“Роспотребнадзор” идарәсе белгечләре 7 августта үткәргән чираттагы тикшерү дә паразитларның булмавын раслаган. Балаларның учреждениедә булу шартлары хәвефсез, дип белдерделәр ведомствода.

 

Фото: Башкортстан буенча “Роспотребнадзор” идарәсе 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас