+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
11 август 2025, 03:00

Балалар өчен сим-карталар булдырмакчылар

Алар укучы балаларны төрле бәлаләрдән саклап калырга ярдәм итәчәк.

Балалар өчен сим-карталар булдырмакчыларБалалар өчен сим-карталар булдырмакчылар
Балалар өчен сим-карталар булдырмакчылар

Русиядә балалар өчен махсус хәвефсез сим-карталар булдырырга мөмкиннәр. Шундый башлангыч белән Русия санлы үсеш министры Максут Шадаев чыгыш ясады.

Аның сүзләренчә, министрлыкта балалар өчен аерым сим-карталар кертергә тәкъдим иттеләр, аларда ата-ана көйли торган трафик фильтрациясе чаралары булачак.

“Бу сим-карталар шунда ук билгеле бер хәвефсез чикләүләр җыелмасына ия булачак, — дип билгели Шадаев.

Мисал өчен, мондый сим-карталар яшь чикләүләре булган социаль челтәрләрдә теркәлү узарга мөмкинлек бирмәячәк, дип аңлатты министр.

Иң мөһиме, мондый  сим-карталар балаларны мошенниклардан яклау чарасы булачак.

Сим-карталарны 14 яшькә кадәрге балаларның һәм үсмерләрнең ата-аналары гына сатып ала алачак. Мондый сим-карталар кайчан барлыкка киләчәге әлегә билгеле түгел.

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас