+30 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
11 Августа 2025, 07:15

Өчесе – реанимациядә...

Башкортстанда гаилә авариягә очрап, дәваханәгә эләккән.

Өчесе – реанимациядә...Өчесе – реанимациядә...
Өчесе – реанимациядә...

Узган шимбәдә Краснокама районында балалар катнашлыгында юл-транспорт һәлакәте булган. Социаль челтәрләрдә сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итүенчә, Нефтекама шәһәр дәваханәсенә авариядән соң дүрт пациентны китергәннәр — алар барысы да бер гаилә әгъзалары.

Әти-әниләре һәм 9 яшьлек бала — реанимациядә. 17 яшьлек үсмер нейрохирургия бүлегендә, аның хәлен табиблар уртача авырлыкта дип бәяли.

“Һәр пациент буенча республика медицина оешмалары һәм федераль үзәкләр белгечләре белән телемедицина консультацияләре үткәрелде”, — дип ассызыклаган ведомство башлыгы.

Хөрмәтле әти-әниләр, юлларда сак булыгыз, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез. Сәфәрләрегез имин, бәла-казаларсыз булсын!

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас