

8 августта Кушнаренко авылында үсмерләр 11 яшьлек малайны кыйнаган. Бу хәл видеога теркәлгән һәм социаль челтәрләр мониторингы вакытында ачыкланган.
Үсмерләрнең берсе үзеннән кечерәк малайның яңагына суга башлаган, тегесе түзмәгән һәм үзен рәнҗетүчене төртеп еккан. Тик якында булган үсмерләр аны шунда ук кыйный, типкәли башлый. Сугуларның күп өлеше малайның башына туры килә. Башта аны бина янында, аннары урманда кыйнаганнар. Бер төркем яшьләр бу хәлне туктатасы урынга, видеога төшереп, сугыш чукмарларын тагын да ныграк котыртып торганнар.
Башкортостан буенча Тикшерү идарәсенең Дүртөйле районара тикшерү бүлеге 16 яшьлек ике үсмергә каршы җинаять эше кузгаткан.
Тикшерү үткәрелә, зыян күрүчегә суд-медицина экспертизасы билгеләнгән. Тикшерүчеләр булган хәлнең сәбәпләрен ачыклый.
Социаль челтәрләрдә таралган фаразлаулар буунча, өлкән сыйныф укучысы кече сыйныф укучысын мәктәптәге конфликттан соң кыйнаган.
Фото:видеодан скрин