+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
12 август 2025, 06:10

Алма төше бала өчен зыянлы

Кайбер ризыклар көчле агулануга китерә.

Алма төше бала өчен зыянлыАлма төше бала өчен зыянлы
Алма төше бала өчен зыянлы

Кайбер ризыкларны чи килеш ашарга бөтенләй ярамый. Мәсәлән, чи фасольдә аксым лектиналары бар, алар бик зарарлы санала һәм көчле агулану китереп чыгара. Пешергәндә алар юкка чыга, шуңа күрә фасольне салкын суда тотарга һәм 30 минут булса да пешереп алырга кирәк.  

Абрикос, персик, алма һәм груша төшләрен чи килеш ашый күрмәгез. Аларда цианидка әверелүче матдә бар. Кыргый гөмбәләр агаритин токсины туплый, алар бары тик кайнатканда гына бетә. Баклажанны да чи килеш ашасаң, бик көчле аллергия бирә. Моннан тыш, бу яшелчәдә соланин бар. Бу токсин шулай ук яшелләнгән бәрәңгедә була.

Сосиска һәм сарделькаларны чи килеш кулланырга киңәш ителми — бу ит ризыклары эчәк таякчыгы яки листерия белән зарарланган булырга мөмкин.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас