

Уфада коткаручылар 12 яшьлек малайның бармагын гадәти булмаган детальдән чыгарганнар.
Кичә кич шәһәрнең ашыгыч хезмәтләренә ярдәм сорап бер хатын мөрәҗәгать иткән. Аның 12 яшьлек улы бармагын ниндидер “бик кызыклы” металл деталь тишегенә тыккан һәм чыгара алмаган. Малайга ярдәмгә эзләү-коткару отряды коткаручылары килгән, дип хәбәр иттеләр Уфаның Гражданнарны яклау идарәсендә.
Белгечләргә гравер, слесарь инструменты һәм болторез кирәк булган. Детальне кисеп, аннары гидравлика ярдәмендә акрын гына каерып, бармакны чыгарганнар.
Малайга медицина ярдәме кирәк булмаган.
Фото: Уфаның Гражданнарны яклау идарәсе