+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
12 август 2025, 04:30

Үрдәкләр артыннан киткән...

Үсмернең гәүдәсен бүген иртән суда тапканнар.

Үрдәкләр артыннан киткән...Үрдәкләр артыннан киткән...
Үрдәкләр артыннан киткән...

Кичә, 11 август кичендә, Өршәк елгасында 15 яшьлек малай батып үлгән. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыгың Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнлә коткаручылар Стәрлетамак районының Боголюбовка авылында югалган 15 яшьлек үсмерне эзләргә килгәннәр. Әнисе әйтүенчә, ул кичке 9лар тирәсендә елга буена үрдәкләр артыннан киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган. Телефонын да үзе белән алмаган була.

Кызганычка каршы, бүген иртән үсмернең гәүдәсе суда табылган.

Әлеге очрак буенча тикшерү бара. 

Әти-әниләр, балаларны үзләрен генә су буйларына җибәрмәгез. Рөхсәт ителмәгән урыннарда суга керү, су коенуның куркынычы турында аңлатыгыз. 

 

Фото: МЧС по РБ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас