+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
13 Августа 2025, 08:25

Дәү әнисен акчасыз калдырган

12 яшьлек малай шаккатмалы адымга барган.

Дәү әнисен акчасыз калдырганДәү әнисен акчасыз калдырган
Дәү әнисен акчасыз калдырган

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, аферистлар хәтта балаларны да кызганмый.

Благовар районында яшәүче 16 яшьлек үсмер “югары уку йортының кабул итү комиссиясе”ннән шалтырату алган. Мәгълүматлар базасына кертү сылтавы белән аны янәсе гаилә счетларын “чит ил оешмалары финанслый” дип ышандырганнар. Нәтиҗәдә малай 800 мең сумлык кредит рәсмиләштергән һәм QR-кодлар аша маркетплейсларда товарлар өчен түләгән.

Ә Белокатай районында 12 яшьлек малай, уен валютасы алу вәгъдәсенә ышанып, мошенникларга дәү әнисенең банк кушымтасына керү мөмкинлеген биргән. Нәтиҗә – 300 мең сум акча исәптән юкка чыккан.

Башкортстан Эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, мошенниклар даими рәвештә яңа схемалар уйлап таба. Сезнең шәхси мәгълүматларыгызны белсәләр дә, чит кешеләргә ышанырга кирәкми.

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас