+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
13 Августа 2025, 20:15

Балаларның тешләрен ничек сакларга?

Дүрт кагыйдә аларга тормышта бик зур ярдәм итәчәк.

Балаларның тешләрен ничек сакларга?Балаларның тешләрен ничек сакларга?
Балаларның тешләрен ничек сакларга?

Кариес – балаларда иң киң таралган проблемаларның берсе. Шул ук вакытта күпләр тешләрнең сәламәтлеген саклау стоматология кабинетында зур чыгымнарга гына бәйле дип ышана. Медицина фәннәре кандидаты, Русиянең Стоматология ассоциациясе укытучысы, стоматолог-терапевт, пародонтолог Екатерина Лобода “Известия” басмасына балаларның тешләрен сакларга ярдәм итәчәк дүрт гади кагыйдә турында сөйләгән.

"Беренче төп кагыйдә – гигиена. Тешләрне көнгә ике тапкыр — иртән һәм кич чистарту ике минуттан да ким булмаска тиеш. Алты-җиде яшькә кадәр ата-аналарга процессны контрольдә тоту яисә чистарту авыр булган урыннарда ярдәм итү яхшырак, “,— ди табиб.

Стоматолог белдерүенчә,  теш пастасын һәм щетканы дөрес сайлау да мөһим, балалар өчен йомшак, зур булмаган башлы һәм уңайлы тоткалы щеткаларга өстенлек бирергә кирәк.

"Ике яшьтән алып алты яшькә кадәрге сабыйлар өчен тешләрне саклык белән чистарту һәм аларны кариестан саклау өчен түбән абразивлы паста кирәк. Ә 6дан 14 яшькә кадәр, тешләр актив үзгәргәндә һәм эмаль формалашканда, азык кислоталарыннан өстәмә яклау мөһим", — ди эксперт.

Икенче кагыйдә – дөрес туклану.

"Тешләрнең торышына шикәр генә түгел, балалар рационының башка ризыклары да йогынты ясый. Әче сутлар, газировка, җиләк-җимешләр шулай ук эмальнең таркалуына китерә ала. Бу аларны менюдан тулысынча алырга кирәк дигән сүз түгел. Гади кагыйдәне үтәү дә җитә: ашау арасында капкалау алуны чикләү, сөт ризыклары һәм каты ризык ашау, ашаганнан соң су эчү”, - дип аңлатты эксперт.

Профилактика –  балаларның авыз куышлыгын кариестан саклау буенча өченче кагыйдә. Табиб белдерүенчә, ярты ел саен яисә аннан да ешрак стоматологка күренү мөһим.

Дүртенче кагыйдә балаларда тешләрне кечкенәдән тәрбияләү-саклау гадәте булдыру.

"Балалар ата-аналарының үз-үзләрен тотышын кабатлый, шуңа күрә аларны тешләре турында кайгыртырга өйрәтүнең иң яхшы ысулы – үрнәк күрсәтү. Тешләрне бергәләп чистартуны гадәткә кертергә кирәк. Балада кариесны булдырмый калу ул кадәр үк кыен эш түгел", – дип нәтиҗә ясый табиб.

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас