+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
15 август 2025, 14:15

Балаларны энергетиклардан саклагыз!

1 сентябрьдән республика мәктәпләрендә һәм театрларда энергетиклар сату тыелачак.

Балаларны энергетиклардан саклагыз!Балаларны энергетиклардан саклагыз!
Балаларны энергетиклардан саклагыз!

Төбәктә алкогольсез энергетикларны балаларга сатуны тыю турындагы федераль закон гамәлдә инде. 1 сентябрьдә республика мәктәпләрендә һәм югары уку йортларында, дәваханәләрдә һәм театрларда, физкультура һәм спорт учреждениеләрендә мондый эчемлекләрне сату урыннарын чикләү турында республика законы үз көченә керә.

Дәүләт җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев аңлатуынча, ике закон да махсус өстәлгән стимуляторлы эчемлекләргә генә кагыла. Тонизацияләүче компонентлар сыйфатында кофеин һәм гуарана, женьшень, лимонник кебек кайбер үсемлекләрнең экстрактлары кулланыла.

Табигый эчемлекләргә — кымыз һәм куаска килгәндә исә, алар алкогольсез энергетикларга керми һәм ирекле файдалануда кала.

Фото: "Башинформ"

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас