

Кичә кич ГАИ хезмәткәрләре Уфаның Кольцевая урамында автомобиль руле артында машина йөртү таныклыгы булмаган мәктәп укучысын тоткарлаган.
Уфа Дәүләт автоинспекциясе юл-патруль хезмәте экипажының игътибарын «ВАЗ-2114» җиңел машинасы җәлеп иткән: тикшерү вакытында руль артында мәктәп укучысы булуы ачыкланган.
Малай автомобильне үз акчасына сатып алуы турында сөйләгән. Балигъ булмаган бала белән машина йөртү таныклыгыннан башка транспорт чарасы белән идарә итүнең ярамавы турында профилактик әңгәмә уздырганнар. Шулай ук урынга малайның әти-әнисен чакыртып китергәннәр, аларга карата материал җыйганнар һәм административ җаваплылыкка тарту мәсьәләсен хәл итү өчен балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә җибәргәннәр.
Фото:ГАИ Уфы