+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
16 август 2025, 06:35

Сабыйлар әти-әниле булсын!

Өч бертуган кызлар өчен гаилә эзлиләр.

Сабыйлар әти-әниле булсын!Сабыйлар әти-әниле булсын!
Сабыйлар әти-әниле булсын!

Акыллы, сөйкемле апалы-сеңелле бертуганнар — Дарина, Варвара һәм Ксения өчен гаилә эзлиләр. Ятимнәр анкетасын Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы бастырып чыгарды.

Иң өлкәне — Дарина, аңа 6 яшь. Шат күңелле һәм аралашучан кыз. Башка балалар белән уйнарга ярата, музыка дәресләренә теләп йөри — рәхәтләнеп җырлый һәм бии. Дарина үзаллы бала һәм пөхтә: уенчыкларын һәрчак җыештырып куя, үзенең тышкы кыяфәтенә дә игътибарлы ул.

3 яшьлек Варвара рәсем ясарга һәм өстәл уеннары уйнарга ярата. Ул бик хәрәкәтчән һәм актив сабый. Бу мөлаем кыз һәр яңалыкны кызыксынып өйрәнә. Варюша гади җөмләләр төзи, сорауларга җавап бирә, предметларны төсе, формасы һәм зурлыгы буенча аера белә. Иң сокландырганы — Варя сеңлесе турында кайгырта.

Иң кечкенәсе — Ксения, аңа нибары 1 яшь тә 8 ай. Сабый бик хәрәкәтчән, игътибар ярата, елмаеп кына тора. Музыкаль уенчыклар һәм туп белән рәхәтләнеп уйный, өлкәннәр ярдәмендә пирамида һәм матрешка уенчыкларын җыя. Аның сөйләмендә яңа иҗекләр барлыкка килә, ул төсләрне аера башлаган. Ксюша уйнарга һәм үзенең шатлыклы көлүе белән тирә-юньдәгеләрне сөендерергә ярата.

Сабыйлар тиздән үз гаиләләрен табар дип өметләнәбез.

Бу юлларны укыганда йөрәгегез сулкылдап куйса, берүк читтә калмагыз. Бәлки, нәкъ менә сез аларның тормышын үзгәртәчәк кешеләр булырсыз!

Бертуганнарны Русия законы нигезенә ярашлы аерырга ярамый.

Тулырак мәгълүматны (347) 218 03 62 номеры буенча алырга мөмкин.

 Дуслар, сез дә бу бертуганнарга гаилә табарга ярдәм итә аласыз. Моның өчен бары тик “ВКонтакте”дагы үз битегезгә репост ясарга гына кирәк.

Балаларның әти-әни канаты астында, гаилә җылысы тоеп үсүләрен телик!

 

Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны яклау министрлыгы сайтыннан.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас