+24 °С
Дождь


Яңавыл районының Ямбай авылында мотоцикл йөртүче катнашлыгындагы чираттагы юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Дорожная урамында 18 яшьлек студент фараларсыз “Regulmoto“мопеды руле артында юл кырыеннан китеп баручы кызны күрми һәм бәрдерә.
Республика Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 16 яшьлек кызны һәм авариядә гаепле булган егетне дәваханәгә китергәннәр. Тикшерү күрсәткәнчә, мотоциклчы исерек булган, аның машина йөртү таныклыгы да булмаган.
Фото: Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте.