

Куергазы районының Яңа Мораптал авылында яшәүче Гайшә әби Терегулова бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте.
Гайшә Терегулова Яңа Аллабирде авылында туган. Ачлы-туклы балачак, кыз баланың җилкәсенә төшкән авыр хезмәт, сугыш еллары, үзәккә үткән ачлык, югалтулар, кайгылар... Нинди генә чаклары булмагандыр ул гомер юлының. Көчле рухлы, уңган, җитез, кирәк чакта усал да була белгән Гайшә Хөснелхак кызы авырлыкларга һич тә бирешмәгән. 16 яшендә ул кырыс сугыш елларында урманда эшли, ачлык һәм салкыннарны җиңеп чыга.
Сугыштан соң гомерен педагог хезмәтенә багышлый, пенсиягә чыкканчы башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли.
Ире белән бергә биш бала тәрбияләп үстерәләр, озын һәм бәхетле гомер кичерәләр.
"Гайшә Хөснелхак кызы таләпчәнлеге, гаделлеге, мәрхәмәтлелеге һәм ярдәмчеллеге белән аерылып тора. Аның озын гомерле булуының сере — даими хәрәкәттә һәм яхшылык эшләргә омтылуда", — дип билгели район башлыгы Лира Терегулова.
Ике гасырны тоташтырган бик озын гомер юлы үткән әбекәйгә сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез.