

Стәрлебаш районындагы балалар лагеренда җәйге ял ашыгыч госпитализация белән тәмамланган. Анда 25 кеше агуланган. Зыян күрүчеләр арасында балалар да, өлкәннәр дә бар.
Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр иткәнчә, кичә кич пациентларны Стәрлетамакның йогышлы авырулар үзәгенә китергәннәр. Болар — Стәрлебаш районы балалар лагеренда ял итүчеләр һәм вожатыйлар. Шуларның 22се — балалар һәм өчесе өлкәннәр. Медицина учреждениесендә аларны белгечләр караган. Тикшергәннән соң һәм ярдәм күрсәткәннән соң тугызын өйләренә кайтарып җибәргәннәр. Тагын 16сын дәваханәгә салганнар. Әле аларның хәле уртача дәрәҗәдә авыр дип бәяләнә. Бүгенге көндә балалар һәм өлкәннәрнең хәле яхшыру күзәтелә.
Башкортстан прокуратурасы балалар лагерен тикшерә башлаган. Вакыйга урынында шулай ук Башкортстан мәгариф министры урынбасары Инесса Косолапова, “Роспотребнадзор” һәм башка контроль органнары вәкилләре бар.
Фото: "Башинформ"