+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
19 август 2025, 06:15

700 мең сум бурычы бар...

Башкортстанда яшәүче ир үз балаларыннан качып йөри.

700 мең сум бурычы бар...700 мең сум бурычы бар...
700 мең сум бурычы бар...

Балигъ булмаган балаларына акча түләмәгән өчен Илимбаев Евгений Вячеславович эзлиләр.

Башкортстан буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Яңавыл районының Атлыгач авылында туган 33 яшьлек иргә карата акча түләтү турында башкарма производство кузгатылган. Алар барлык төр эш хакының яисә башка керемнең 1/3 өлеше күләмендә балигъ булмаган балаларны карау өчен каралган. Ир суд карарын үтәмәгән, шуңа күрә алимент буенча 700 мең сумнан артык бурычы җыелган.

Илимбаев Евгений Вячеславович суд приставлары хезмәтенә килми, озак вакыт качып йөри һәм соңгы яшәү урыны буенча билгеләнмәгән булуы сәбәпле, Башкортстан буенча Русия ГУФССП башлангычы буенча ул башкарма эзләүгә игълан ителгән.

Әлеге гражданинның кайда булуы турында нинди дә булса белешмәсе булган һәркемнең Башкортстан буенча Русия Федераль суд приставлары хезмәтенең дежур частенә 8 (34779) 4-19-81, 8 (347) 273-56-40
телефоннары аша хәбәр итүләрен сорыйлар.

Фото:пресс-служба управления ФССП по РБ

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас