+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
19 Августа 2025, 23:00

Эт белән мәче кебекләр...

Һәр ата-ана үз балаларының тату һәм дус яшәвен тели.

Эт белән мәче кебекләр...Эт белән мәче кебекләр...
Эт белән мәче кебекләр...

Әмма балачакта абый-сеңелләр, апа-энеләр арасында тыныша алмау, сугышып китү – гадәти күренеш.  Бертуганнар эт белән мәче кебек кылана икән, беренче чиратта, әти-әниләр гаепле, дип саный психологлар. 

Төп сәбәп – берсенең икенчесеннән көнләшүе. Әгәр дә балаларның берсенә карата әти-әнисенең мәхәббәте, игътибары һәм иркәләве күбрәк тисә, иртәме-соңмы табигый көрәш башлана.

Икенчедән, балаларның буш вакыты күп, алар нәрсә белән шөгыльләнергә белми икән,  бер-берсенә каныгу, сугышып алу кебек сәер күңел ачулар башлана. Иң мөһиме – аларны кечкенәдән нәрсә белән булса да мәшгуль булырга өйрәтү .

Өченче сәбәп: игътибар җитмәү. Әгәр ата-аналар үз эшләре белән генә мәшгуль булса, балалар үзләренә игътибарны үзара сугышып җәлеп итәргә тырышачак. Әти-әниләре алар янына йөгереп килсеннәр өчен. 

Белгечләр әйтүенчә, мондый очракларда бәхәстә катнашмагыз, балалар үз проблемаларын үзләре чишәргә өйрәнсен. Конфликт чыгуга һәрвакыт йөгереп киләсез икән, алар бу ысулны киләчәктә дә кулланып, үзләренә игътибар җәлеп итәчәк.

Хөкемдар булырга, кемнең хаклы, ә кемнең гаепле икәнен ачыкларга тырышмагыз. Чөнки бу очракта сез ирексездән бер баланы икенчесенә каршы куясыз. Алар үзара дошманлашып бетәчәк. Ә гаилә бер команда булырга тиеш. Килешәсезме, әти-әниләр?

 

Фото: dszn.ru

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас