+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
21 август 2025, 14:35

“КамАЗ” астына барып кергән

15 яшьлек үсмер фаҗигале һәлак булган.

“КамАЗ” астына барып кергән“КамАЗ” астына барып кергән
“КамАЗ” астына барып кергән

Башкортстанда 15 яшьлек үсмер мопедта Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, авария бүген кичке сәгать алтыда Кырмыскалы районының Илтуган авылында булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, үсмер, “Комета” мопедта идарәне югалтып,  “КамАЗ” астына барып кергән. Йөк машинасы руле артында 64 яшьлек ир булган.

Авария нәтиҗәсендә 15 яшьлек мопед йөртүчесе ашыгыч медицина ярдәме килгәнче вафат булган, дип хәбәр итә Дәүләт автоиспекциясенең матбугат хезмәте.

Фаҗига урынына тикшерү-оператив төркем, экспертлар, Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының криминалистлары килгән. Тикшерү барышында хәлнең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.

Фото: Дәүләт автоиспекциясе матбугат хезмәте

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас