+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
21 август 2025, 05:50

Юлларда балалар гомере өзелә...

Бүген төнлә мотоцикл руле артындагы үсмер авариядә һәлак булган.

Юлларда балалар гомере өзелә...Юлларда балалар гомере өзелә...
Юлларда балалар гомере өзелә...

Благовещен районында мотоцикл йөртүче 16 яшьлек үсмер һәлак булган. Бу хакта төбәкнең Баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов хәбәр итте.

Бүген төнлә Уфа-Яңавыл автоюлының 58нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, Бөре ягыннан Благовещенскка таба хәрәкәт иткәндә 48 яшьлек водитель идарә иткән “Рено Премиум” автомобиле “Кобра Кросс” мотоциклы белән бәрелешкән.

Көчле бәрелүдән үсмер табиблар килгәнче үлгән. Билгеле булуынча, һәлак булучы колледж студенты булган. Аның тиешле категориядәге йөртү таныклыгы булмаган.

Фото: видеодан скрин

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас