+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
22 август 2025, 06:45

Дәү әни кеше баласын кыйнаган

Хатынның 8 яшьлек малайда нинди үче булган?

Дәү әни кеше баласын кыйнаганДәү әни кеше баласын кыйнаган
Дәү әни кеше баласын кыйнаган

Бу хәл мәктәп территориясендә булган. Уфада яшәүче хатын Русия Тикшерү комитетының кабул итү бүлмәсенә “ВКонтакте” социаль челтәрендә  8 яшьлек улы белән булган вакыйга уңаеннан мөрәҗәгать иткән. Ведомство мәгълүматлары буенча, узган елның февралендә дәү әни, дәресләр вакытында мәктәпкә кереп, оныгы белән конфликтка кергән балага берничә тапкыр суккан һәм физик җәзалау белән янаган.

Малай күпсанлы җәрәхәтләр алган, аңа медицина ярдәме кирәк булган. Әти-әнисе  компетентлы органнарга мөрәҗәгать иткән, тик ул нәтиҗә китермәгән, әлегә кадәр хатынны җаваплылыкка тарттырмаганнар.

Русия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе тикшерү оештырган. Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Владимир Архангельскийга нәтиҗәләр һәм кабул ителгән карар турында хәбәр итәргә кушкан.

 

Автор фотосы.

 

 

 

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас