

Әти-әни һәм балалар – иң якын кешеләр. Ләкин еш кына алар арасында эмоциональ якынлык юк. Бала кечкенә булганда без нәрсәне дөрес эшләмибез? Белгечләр баланың әти-әнисеннән ераклашуның берничә сәбәбен билгели.
1. Без баланы һәрвакыт кечкенә бала дип саныйбыз.
Ике сүзне бәйли алмаган ике яшьлек бала белән нәрсә турында сөйләшергә мөмкин инде, дибез. Үсеп җитсен әле... Бала – 7 яшь. Аның ниндидер үз фикере бар. Юк, үсеп җитсен әле. Менә шул чагында үз фикерен белдерә алыр. Балага – 14 яшь. Әти-әнигә киңәш бирергә иртәрәк әле.
2. Балага үзе булырга ирек бирмибез.
Һәркемгә үз баласы иң яхшысы. Бу дөрес, шулай булырга тиеш тә. Ләкин аны булганнан да яхшырак ясарга телибез, чөнки без шулай телибез. Әйтик, отличник, чөнки "ул ахмак түгел, теләсә, “5”кә генә укый ала".
3. Без үзебез белән мәшгуль.
"Эшлим"," ашарга әзерлим", “ арыдым". Ләкин бала өчен болар берсе дә мөһим түгел. Ул башканы күрә. Ә бездә аның кайгысы түгел, баш белән дөнья мәшәкатенә чумганбыз. Нәрсәдер сөйләргә, күрсәтергә, бүлешергә омтылган балага һәрвакыт вакытыбыз юк. "Вакыт юклыгын ул аңларга тиеш", дип уйлыйбыз. Юк, тиеш түгел...
4. Баланың үскәнен сизмибез.
Болар барысы да баланы әти-әнисеннән ераклаштыра. Көн саен аз-азлап. Ә аннары, бала үскәч, ул боларны кире кайтара. Хәзер инде ул эшли һәм аның әти-әнисенә шалтыратырга вакыты юк. Үпкә, ачу саклаганга түгел, ә әнисе, әтисе якыннарына игътибар бирергә өйрәтмәгәнгә...
Автор фотосы.