

Республика балалар клиник дәваханәсе һәм Республика кардиология үзәге табиблары йөрәгендә пуля ярасы булган кызның гомерен саклап калган. Бу хакта социаль челтәрләрдә сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте.
11 яшьлек кыз саксызлык аркасында җәрәхәт алган. Бу хәл Иглин районында пневматик корал белән бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә килеп чыккан.
Ашыгыч ярдәм табиблары йөрәк һәм үпкә җәрәхәтләре алган баланы Республика балалар клиник дәваханәсенә авыр хәлдә китергән. Кыз бик нык хәлсез була, йотканда һәм сулаганда авырту тоя.
Хирургларга кардиохирурглар ярдәме кирәк була. Алар Республика кардиология үзәге кардиологы белән бергәләп күкрәк читлеген ачып, операция уздырганнар һәм пуляны уңышлы чыгарганнар.
Операциядән соң кызны алга таба дәвалау өчен кардиоүзәккә күчергәннәр.
Фото: Айрат Рәхмәтуллин, ТГ