+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
23 август 2025, 04:05

Артур белән Кириллга әти-әни кирәк!

Бертуганнарга гаилә җылысы тоярга ярдәм итик, дуслар.

Артур белән Кириллга әти-әни кирәк!Артур белән Кириллга әти-әни кирәк!
Артур белән Кириллга әти-әни кирәк!

Бүген сезне абыйлы-энеле бертуганнар — Артур һәм Кирилл белән  таныштырабыз, дуслар. Ятимнәр анкетасын Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы бастырып чыгарды.

Артур 2015 елда туган. Шат күңелле, пешекче булырга хыялланган бик кызыксынучан малай. Артур кухняда рәхәтләнеп булыша, бакчачылык белән мавыга һәм кызыксынып тирә-юньне өйрәнә. Аралашуда ул бик әдәпле һәм гадел, башка балалар белән уртак тел тиз таба һәм хәтта конфликтларны җайлый белә. Аның янында һәрвакыт тыныч һәм уңайлы.

Аның энесе Кирилл 2023 елда туган. Малай елмаеп кына тора, тиз контактка бара, китаплар, мультфильмнар һәм музыкаль уенчыклар ярата. Кирилл беренче ышанычлы адымнарын ясый, аппетит белән ашый, хәтта кашыкны үзе тотарга тырыша. Ул дустанә, ачык һәм аралашырга тартыла.

Бу ике малай теләсә кайсы йортны җылылык һәм шатлык белән тутыра ала.

Бу юлларны укыганда йөрәгегез сулкылдап куйса, берүк читтә калмагыз. Бәлки, нәкъ менә сез Артур белән Кириллның тормышын үзгәртәчәк кешеләр булырсыз!

Дуслар, сез дә бу бертуганнарга гаилә табарга ярдәм итә аласыз. Моның өчен бары тик “ВКонтакте”дагы үз битегезгә репост ясарга гына кирәк.

Балаларның әти-әни канаты астында, гаилә җылысы тоеп үсүләрен телик!

Бертуганнарны, Русия законнарына ярашлы, аерырга ярамый.
Тулырак мәгълүматны (347) 218 03 62 номеры буенча алырга мөмкин.

Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны яклау министрлыгы сайтыннан.

 

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас