+24 °С
Яңгыр


Шимбә көнне Караидел районында питбайк йөртүче 10 яшьлек баланы бәрдергән. Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин Телеграм каналда хәбәр итте.
Малайны Бөре шәһәре дәваханәсенә китергәннәр. Беренче медицина ярдәме күрсәткәннән соң, кечкенә пациентны амбулатор дәвалануга өенә кайтарып җибәргәннәр.
Мототехника руле артында сак булыгыз, тизлеккә басып, үзегезнең һәм җәяүлеләрнең гомерен куркыныч астына куймагыз. Юл кагыйдәләрен төгәл үтәгез, дуслар.
Автор фотосы.