+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
26 август 2025, 04:25

Балалар агуланганнар

Башкортстаннан яшь спортчылар Дагыстанда дәваханәгә эләккәннәр.

Балалар агуланганнарБалалар агуланганнар
Балалар агуланганнар

17 баланы һәм ике өлкән кешене Дербент үзәк шәһәр дәваханәсенең йогышлы авырулар бүлегенә салганнар. Аларның барысы да Башкортстаннан йөзү буенча балалар спорт командасы вәкилләре. Бу хакта Дагыстанның Дербент районы телеграм-каналында хәбәр иттеләр.

Билгеле булуынча, 23 августта турфирма әлеге төркемнән 35 кеше өчен Карадах тарлыгына экскурсия оештырган. Гуниб районы территориясендә төшке аш ашаганнар. Турбазага төркем соң кайткан, анда алар өчен кичке аш оештырганнар.

Бер тәүлектән соң, балаларда беренче симптомнар башлана – косу һәм югары температура. Өлкәннәр беренче медицина ярдәме күрсәтергә тырыша: балаларга марганецлы җылы су бирәләр. Әмма 25 августта аларның хәле начарая, һәм алар 112 хезмәтенә мөрәҗәгать итә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Дагыстан буенча Баш идарәсендә фаразлауларынча, агулану “Рубас” ял базасында булган.

Дербент районындагы “Патриот” паркы янында урнашкан “Рубас1” турбазасында Башкортстаннан 39 кешедән торган йөзү буенча балалар-үсмерләр спорт командасы ял иткән, алар арасында тренер һәм алты ата-ана да бар. Хәзерге вакытта 17 бала һәм ике өлкән кеше Дербент үзәк шәһәр дәваханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә, аларның  хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә.

 Фото:телеграм, Дербентской район РД

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас