+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
26 август 2025, 10:40

Бер яшьлек сабый тәрәзәдән егылып төшкән

Кызганычка каршы, өйдәгеләр аның москит челтәренә таянуын күрми калган.

Бер яшьлек сабый тәрәзәдән егылып төшкәнБер яшьлек сабый тәрәзәдән егылып төшкән
Бер яшьлек сабый тәрәзәдән егылып төшкән

Уфада бер яшьлек бала дүртенче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән. Кичә кич башкаланың Рихард Зорге урамында бәхетсезлек очрагы булган. Дүртенче каттагы фатир тәрәзәсеннән кечкенә бала егылып төшкән.

Ашыгыч ярдәм табиблары аны медицина учреждениесенә китергән. Билгеле булуынча, сабый ачык тәрәзә янында уйнаган. Кызганычка каршы, өйдә булган өлкәннәр күрми калган. Бала москит челтәренә таянып, егылып төшкән. 

Ашыгыч хезмәтләр янә республика халкына мөрәҗәгать итә:

"Хөрмәтле әти-әниләр! Игътибарлы булыгыз. Балалар булган өйдә тәрәзәләрне ябык тотыгыз. Аларны тәрәзәләре ачык бүлмәдә хәтта кыска вакытка да үзләрен генә калдырмагыз. Сезнең игътибарсыз калдырган берничә секунд бала гомерендә соңгысы булырга мөмкин.

Бәла-каза булмасын өчен тәрәзәләрне вертикаль җилләтүгә куегыз, бала тәрәзәне ача алмасын өчен блокираторлар урнаштырыгыз”.

Фото: УГЗ по Уфе

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас