+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
27 август 2025, 06:10

Баланың бармагы зәңгәрләнә башланган...

Уфада коткаручылар 4 яшьлек кызга ярдәмгә килгән.

Баланың бармагы зәңгәрләнә башланган...Баланың бармагы зәңгәрләнә башланган...
Баланың бармагы зәңгәрләнә башланган...

Уфа буенча Гражданнарны яклау идарәсе мәгълүматы буенча, 4 яшьлек кыз бармагына ачкычлар өчен металл боҗра кигән. Ләкин күпмедер вакыттан соң, аны инде салдыра алмагач, бармак шешкән, зәңгәрләнә башлаган. Әнисе ярдәм сорап коткаручыларга мөрәҗәгать иткән.

Ярдәмгә килгән коткаручы пөхтә итеп, слесарь инструменты ярдәмендә тимер кулчаны ачкан, шул ук вакытта, баланы куркытмас өчен, тыныч кына аралашкан. Барысы да яхшы тәмамланган, нәни кызга медицина ярдәме кирәк булмаган.

 

Фото: УГЗ по Уфе

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас