

Кичә көчле җил аркасында башкаланың Затон бистәсендә балалар белән батут әйләнеп капланган. Ике бала зыян күргән.
Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин үзенең Телеграм-каналында зыян күргән балаларның хәле турында хәбәр итте.
"Аларның берсе – өч яшьлек кыз. Ул зыян күрмәгән, балада берничә сыдырылган урын бар. Аны урында ашыгыч ярдәм табиблары караган. Тагын берсе – биш яшьлек кыз. Аны 17нче Шәһәр дәваханәсенә китергәннәр. Хәзер ул реанимациядә авыр хәлдә", - дип язды министр.
Башкортстан Прокуратурасы бу хәлне тикшерү оештырган. Беренчел мәгълүматлар буенча, батут Очучылар урамындагы йорт янәшәсендәге балалар уен мәйданчыгында рөхсәтсез урнаштырылган. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү бара.
Фото: социаль челтәрләрдән