

Билгеле булуынча, 26 август көнне “Кайо” питбайкы руле артындагы малай “Инфинити” автомобиле белән бәрелешкән. Машина руле артында 29 яшьлек хатын-кыз булган. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә балигъ булмаган бала алган җәрәхәтләрдән фаҗига урынында үлгән.
“Честный репортаж” телеграм каналы хәбәр итүенчә, һәлак булган 12 яшьлек үсмер күптән түгел туган көнен билгеләп үткән. Аңа әтисе куәтле питбайк бүләк иткән.
Улының үле гәүдәсе өстендә елаган һәм гафу үтенгән әтинең видеосы социаль челтәрләргә таралды.
Авариягә берничә минут кала, бала мотоциклда М-5 трассасында җилдергән һәм хокук бозуларны теркәү камералары объективына эләккән...
Әти-әниләр, балаларыгызга мототранспорт алып бирер алдыннан ныклап уйлагыз. Бүләгегез соңгысы була күрмәсен...
Фото: ГАИ