+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
29 август 2025, 08:30

Балага гаилә җылысы кирәк...

Язмыш җилләре кагылган кызга ярдәм итик!

Балага гаилә җылысы кирәк...Балага гаилә җылысы кирәк...
Балага гаилә җылысы кирәк...

Екатерина 2013 елда дөньяга килгән.Ул — бик сөйкемле һәм яхшы күңелле кыз. Катя ачык йөзле, дустанә, өлкәннәр һәм балалар белән җиңел аралаша, һәрвакыт янындагы кешеләргә яхшы кәеф тудырырга тырыша.

Тырыш кыз укуга җаваплы карый: биремнәрне үтәргә тырыша, яңалыклар белән кызыксына һәм инде бишенче сыйныфны яхшы нәтиҗәләр белән тәмамлаган.

Ул бик пөхтә һәм мөстәкыйль кыз, үзе һәм үз әйберләре турында кайгырта белә. Ул башка балаларга игътибар белән карый, бигрәк тә нәниләр белән уйнарга һәм аралашырга ярата.

Буш вакытын Катя иҗатка багышлый: рәсем ясый, әвәләргә ярата, «алмаз мозаикасы»ннан картиналар җыя. Аңа биюләр һәм гимнастика ошый, һәм ул төрле чараларда рәхәтләнеп чыгыш ясый.

Екатерина янында һәрвакыт җылылык һәм шатлык балкый.

Катя үз гаиләсен бик көтә. Ул янында үз шатлыкларыңны һәм кичерешләреңне уртаклашырга, бәйрәмнәргә бергә әзерләнергә, табигать кочагында йөрергә һәм кичләрен бергәләп сөйләшеп утырырга мөмкин булган әни һәм әти булсын иде, дип хыяллана. Аңа якыннарының җылысын һәм ярдәмен тою, аны яратуларын һәм өйдә көтүләрен белү бик мөһим.

Бу мөлаем бала турында дусларыгызга, танышларыгызга сөйләгез яки бу постны социаль челтәрләрдә бүлешегез.

Опекун яки попечитель булу мөмкинлекләре турында тулырак мәгълүматны (347) 218-03-62 телефоны буенча белергә мөмкин.

 

Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтыннан.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас