

Стәрлетамакта яшәүче 15 яшьлек кыз дәү әнисеннән качып, Новосибирскига дусты янына китмәкче булган. Уфа транспорт полицейскийлары аның кайда булуын ачыклап, өенә кайтарганнар.
Шушы көннәрдә Уфаның транспорт полициясенә Русия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак районы буенча бүлегеннән балигъ булмаган кызның билгесез юнәлештә өйдән чыгып китүе турында хәбәр килгән. Дәү әнисе аңлатканча, ул эш сменасыннан өйгә иртәнге 11дә кайткан, шул вакытта оныгының һәм аның әйберләренең юклыгын ачыклаган. Әбисе шалтыраткач, кыз урамга йөрергә чыгып киттем, дип ышандырган. Оныгы өйгә кичкә таба да кайтмагач, хатын полициягә мөрәҗәгать иткән.
Поезд килүен көтеп торучы үсмерне Уфаның тимер юл вокзалында патруль-пост хезмәте хезмәткәрләре ориентир буенча танып алганнар. Яшь сәяхәтче Уфага кадәр таксида килгән, ә аннары Новосибирскига барырга ниятләвен әйткән. Таксига һәм поездга билетка ул опекун әбисенең акчаларын сарыф иткән. Кыз социаль челтәрләрнең берсендә танышкан 14 яшьлек дусты янына, Новосибирскийга җыенун әйткән.
Полиция хезмәткәрләре кызны опекунына тапшырганнар. Хокук сакчылары бала белән профилактик әңгәмә уздырган.