+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
30 август 2025, 12:10

Электр чәйнегеннән янгын чыккан...

 7 һәм 10 яшьлек ике бала зыян күргән.

Электр чәйнегеннән янгын чыккан...Электр чәйнегеннән янгын чыккан...
Электр чәйнегеннән янгын чыккан...

Уфада Миңнегали Гобәйдуллин урамындагы йортның 6 катындагы ике бүлмәле фатирның аш бүлмәсендә янгын чыккан. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының  Башкортстан буенча Баш идарәсе мәгълүматлары буенча, янгын чыгуның сәбәбе тостер һәм электр чәйнеге булган.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче бинадан 25 кеше, шул исәптән 5 бала эвакуацияләнгән. Янгын вакытында 7 һәм 10 яшьлек ике кыз зыян күргән. Аларны әти-әниләре белән бергә 22 нче дәваханәгә алып киткәннәр, анда табиблар тикшергәннән соң өйләренә кайтарып җибәргәннәр.

"Янгынны янгын сүндерүчеләр килгәнче сүндергәннәр. Килеп чыккан хәлнең сәбәпләрен һәм шартларын Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының сорау алучысы ачыклый», — дип белдерәләр ведомствода.

 

Фото: МЧС

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас