+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
31 август 2025, 04:40

Иртәгәдән кагыйдәләр үзгәрә

Балаларны көн саен автомобильдә йөртүче әти-әниләр, бу хакта онытмагыз!

Иртәгәдән кагыйдәләр үзгәрәИртәгәдән кагыйдәләр үзгәрә
Иртәгәдән кагыйдәләр үзгәрә

Русиядә 1 сентябрьдән балалар автокреслоларына карата таләпләрне катгыйландыручы юл хәрәкәте кагыйдәләрен үзгәртү үз көченә керә. Бу хакта  Дәүләт думасының Гаиләне яклау, ата-ана һәм балачак мәсьәләләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Татьяна Буцкаяга сылтама белән “ТАСС” хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, 1 сентябрьдән балаларны автомобильләрдә махсус креслодан яисә бустердан башка йөртергә ярамый.

"Лямкалар, адаптерлар, каркассыз автомобиль креслолары төрләре, алар ниндидер лямкалы чүпрәкләрдән гыйбарәт, хәзер аларны закон дәрәҗәсендә автомобильдә куллану тыела", - дип ассызыклаган Буцкая.

Хокук бозучы физик затларны - 3 мең сум, юридик затларны, шул исәптән такси йөртүчеләрне 100 мең сум штраф көтә.

Татьяна Буцкая искәрткәнчә, дөрес сайланмаган җайланмалар авария очрагында гына түгел, хәтта кискен тормоз вакытында да бала гомере өчен җитди куркыныч тудырырга мөмкин.

11 яшькә кадәр бала автокреслода яисә үз авырлыгына һәм буена туры килә торган бустерда булырга тиеш.

12 яшьтән әгәр баланың буе 150 сантиметрдан артып, авырлыгы 36 килограммнан артса, балалар автокреслосы кирәкми. Бала гадәти хәвефсезлек каешын эләктерергә мөмкин.

Фото: avtocod.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас