+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
1 Сентября 2025, 07:50

Баланың гомере өчен табиблар көрәшә

6 яшьлек кызны санавиация белән башкалага китерәчәкләр.

Баланың гомере өчен табиблар көрәшәБаланың гомере өчен табиблар көрәшә
Баланың гомере өчен табиблар көрәшә

Табиблар автомобиль бәрдергән 6 яшьлек кызның гомере өчен көрәшә.

Нефтекама шәһәрендә 30 август көнне күпкатлы йорт ишегалдында бәхетсезлек очрагы булган. 6 яшьлек кызны машина бәрдергән. Зыян күргән баланы авыр хәлдә дәваханәгә китергәннәр, ул бик күп җәрәхәтләр алган.

Хәзерге вакытта бала реанимациядә. Хәле тотрыкланганнан соң, аны санавиация белән Уфа дәваханәсенә китерәчәкләр, дип хәбәр итте республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин.

Кечкенә балаларны машина йөргән юлга үзләрен генә чыгармагыз, күз уңыннан ычкындырмагыз, әти-әниләр.

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас