

Бәрәңгене коры вакытта гына казып алырга тырышыгыз. Юеш уңыш күпкә начаррак саклана, чөнки кабыктагы дымлы туфрак черү өчен яхшы шартлар тудыра.
Сакланырга салыначак бәрәңге яхшы кибәргә тиеш. Моның өчен уңышны 7-10 көнгә лапас астында яисә җилли торган сарайга таратып салыгыз. Шул вакыт эчендә кабыгындагы вак яралар төзәлә, ә артык дым парга әйләнә.
Базга озатыр алдыннан бүлбеләрне берәмләп карап чыгарга кирәк. Зыян күргән, ярылган, чери башлаган яисә яшелләнгән бәрәңгене сакларга кирәкми. Кышкылыкка саклау өчен уртача зурлыктагы, тыгыз һәм сәламәт бүлбеләрне генә калдырыгыз.
Бәрәңге +2...+4 градус температурада һәм һава дымлылыгы 80-90 процент булганда яхшырак саклана. Артык җылы бүлмәдә ул бик тиз шыта, ә салкында бозыла һәм баллана башлый.
Бәрәңгене полиэтилен капчыкларда яисә ябык контейнерларда сакламагыз — алар дым җыя һәм бәрәңге чери башлый. Иң яхшы вариант – агач тартмалар, кәрзиннәр, "сетка" капчыклар. Төп шарт — һаваның ирекле әйләнеше.
Уңышны артык өеп салмагыз. Тартмалардагы бәрәңге өеменең калынлыгы 1-1,2 метрдан артмаска тиеш. Югыйсә, аскы бүлбеләр тизрәк бозылачак.
Бәрәңгене суган, сарымсак яисә алма белән янәшә сакламагыз. Суган һәм сарымсак бүлбеләрнең черүен тизләтә торган матдәләр бүлеп чыгара, ә алмалар этилен бүлеп чыгара, аның янәшәсендә бәрәңге тиз шыта.
Автор фотосы.