

Кышка таба кимерүчеләр йортларда, сарайларда һәм дачаларда ышык эзли башлый, дип искә төшерә Уфа районы хакимияте. Нәкъ шул чорда тычкан бизгәге йоктыру куркынычы арта.
Инфекция һава аша, тычканнар белән пычранган ризык һәм су аша, шулай ук йогышлы авырулар белән контактта булганда йога.
Бөер синдромлы геморрагик бизгәк авыруы еш кына бакча участокларында, йортларда, урманда гөмбә һәм җиләк җыйганда, печән әзерләгәндә йогарга мөмкин.
Авырудан саклану өчен:
тычкан эзләре булган урыннарда саклану чараларын кулланыгыз;
дачаларны һәм подвалларны тикшерегез, җилләтегез;
азык-төлекне тыгыз ябыла торган контейнерларда саклагыз;
тычканнар һәм аларның оялары булган урыннарга тотынмагыз;
бакчада, ихата эшләгәннән соң, урманнан кайткач, кулларны сабынлап юыгыз.
Бөер синдромлы геморрагик бизгәк симптомнары инфекция йоктырганнан соң 1-2 атна узгач күренергә мөмкин. Бу – югары температура, баш һәм мускул авыртуы, күңел болгану, бил авыртуы, кан басымы төшү, тәнгә тимгелләр чыгу. Табибка авыру билгеләре күренә башлау белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Тычкан авыруы белән өлкәннәр генә түгел, балалар да авырый. Балалардагы чирнең беренче билгеләрен ротавирус яисә салкын тию белән бутарга мөмкин. Әмма алар бер-берсеннән аерыла: тычкан чирендә ютәл һәм томау булмый, эч авыртуы да тиз генә башланмый, ә берникадәр вакыттан соң гына үзен сиздерә.
Автор фотосы.