

Бүген Стәрлетамак районында фаҗигале юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта социаль челтәрләрдә Башкортстанның Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Владимир Севастьянов хәбәр итте.
Түрешле - Николаевка юлының 4нче чакрымында “Лада Гранта” автомобиле тагылмалы "МТЗ-82" тракторы белән бәрелешкән.
Нәтиҗәдә, җиңел машинаның водителе һәм пассажиры, шулай ук әти-әнисе белән трактор салонында булган бала алган җәрәхәтләрдән авария урынында һәлак булганнар.
Авария булган урында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, тикшерү-оператив төркем эшли. Һәлакәт урынына хокук саклау органнары һәм махсус хезмәтләр эшчәнлеген координацияләү өчен республиканың Стәрлетамак районы прокуроры Илшат Рәхмәтуллин килгән. Күзәтчелек ведомствосы бу хәлнең сәбәпләрен һәм хәл-шартларын ачыклауны контрольдә тота.
Фото: ДАИ