

Сентябрь ае - баласын 1нче сыйныфка озатучы әти-әниләр өчен аеруча борчулы, дулкынландыргыч вакыт. Бу көннәрдә, беренче чиратта, баланы психологик яктан тынычландыру мөһим. Ул мәктәп турында үз фикерен формалаштырганчы, сезнекенә таяначак. Аңа мәктәпне авыр яктан түгел, кызыклы һәм күңелле яктан ачыгыз. Мәктәптә үзегез белән булган матур истәлекләрне сөйләгез, бу балагызга куркуларын җиңәргә булышыр.
“Синнән булмас инде!” “Мондый булсаң, укытучың яратмас...”, “Үзеңне болай тотсаң, әйбәт укый алмаячаксың”, “Башың “икеле”дән чыкмас инде?!” – мондый сүзләрне уйнап та әйтмәгез, баланы куркытмагыз!
Беренче сыйныф укучысының мәктәп графигы ата-аналарга бик җиңел кебек тоелырга мөмкин: көненә нибары 4-5 дәрес. Ләкин алданырга кирәкми. Мәктәптә укый башлау баланың психикасына зур йогынты ясый. Әгәр дә уку елы башлану белән аны төрле түгәрәкләргә йөртеп, артык йөкләнеш бар, аның укуга бөтенләй вакыты һәм теләге калмаячак. Арыган бала начар йоклый, мәктәптә яңа мәгълүматны начар үзләштерә һәм ешрак авырый. Психологлар билгеләвенчә, укулар башлану белән түгәрәкләргә йөри башлау бөтенләй дөрес түгел. Бала кызыксынган түгәрәккә яисә секциягә бер ел алдан яки уку елы башланып, күпмедер вакыт узгач эшләү күпкә яхшырак.
Динар Кәлимуллин фотосы.