

Дәүләт автоинспекциясендә ачыклык кертүләренчә, авария 11.50 сәгатьтә Стәрлетамак районында Золотоношка-Николаевка юлында булган. Башлангыч фаразлар буенча, авариядә тагылмалы иярчен тракторга килеп бәрелгән “Лада Гранта” водителе гаепле.
Дәүләт автоиспекциясендә хәбәр итүләренчә, ике транспорт чарасы да көчле бәрелүдән әйләнеп капланган.
“Гранта”дагы — ике өлкән кеше, ә тракторда бала һәлак булган. Өч яшьлек кыз”, — дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәте.
Юлларда сак булыгыз, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез. Балалар гомере сезнең кулда, әти-әниләр.
Фото: ДАИ матбугат хезмәте